Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел доллар курсы 100 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин - икътисадчы
Якын арада доллар курсының рубльга карата бәясе төшү көтелми. Бу хакта «Татар-информ»га Финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлар гильдиясенең күзәтчелек советы әгъзасы, икътисад фәннәре кандидаты Александр Разуваев хәбәр итте.
«Якын арада бернинди кимү дә булмаячак. Бюджет дефициты һәм төп ставканың кимүе рубль курсының көчсезләнүенә китерәчәк. Быел доллар 90-100 сум торыр дип көтәргә була», - дип сөйләде Разуваев.
Ул Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча, долларның еллык уртача курсы 2026 елда 92,2 сум һәм 2027 елда 95,8 сум торачак, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз