news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел декларацион кампаниянең башка еллардагыдан үзгә яклары бар

Ул милек сатудан керем алучыларга һәм дәүләт хезмәткәрләренә кагыла

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган быелгы декларацион кампаниянең барышы турындагы брифингта Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин искәртеп, быел декларацион кампаниянең башка еллардагыдан үзгә яклары бар, диде.

Аерым алганда, 2009 елдан башлап, милек сату буенча декларацияне шушы милеккә 3 елдан азрак вакыт эчендә хуҗа булып торганнар гына бирергә тиешле; 2010 елда 2009 ел өчен дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең (госслужащие) милки характерлы йөкләмәләре, милке, керемнәре турында белешмә бирү тәртибе үзгәргән һәм аларга андый белешмәне үз ведомстволарының кадрлар хезмәтенә генә тапшыру таләп ителә, ә элек федераль яки республика яисә муниципаль дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләренә керемнәре, милке турында салым органнарына декларация тапшырырга, дәүләт хезмәткәре мөнәсәбәтендә каралган чикләүләрне саклау турындагы белешмәне үз ведомстволарындагы кадрлар хезмәтенә китерергә тиеш булганнар.

Искәртеп үтәбез: керемнәренә салым тотып калынмаган гражданнар, Россия кануннары буенча, 30 апрельга кадәр 2009  елдагы керемнәре буенча декларация язып, салым органнарына тапшырырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100