Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел «ДәртФест» ислам мәдәнияте фестивале форматында узачак
Быел «ДәртФест» яңа форматта — ислам мәдәнияте фестивале буларак узачак. Быел ул «Казан — ислам дөньясы башкаласы» елы кысаларында үткәрелә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Фестиваль мәйданы — Казан Кремлендәге Гавәми урыннар ишегалды. Биредә музыкаль сәхнә була. Анда татар бәетләре һәм мөнәҗәтләре, шулай ук гарәп илләренең борынгы академик музыкасы яңгыраячак.
Фестиваль кунаклары арасында Казан халкы һәм шәһәр кунаклары булачак. Быел «Рамадан. Татар мәкамы» альбомын чыгарган танылган ресторатор Солтан Сафин, «Манзара» музыкаль премиясе лауреаты Динар Шәймәрданов, «Рухи моң» дуэты (Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов) чыгыш ясаячак. Сәидә Мөхәммәтҗанова «Дөнья» этномузыкаль проекты белән берлектә махсус программа әзерләгән.
Фестивальнең махсус кунагы — Мәскәүнең Андалусия ансамбле. Ул — Алжир, Сирия һәм Россия музыкантларын берләштергән иҗади берләшмә. Ансамбль борынгы халык уен кораллары ярдәмендә гарәп илләренең урта гасыр музыкасын яңарта.
Фестиваль өчен махсус рәвештә Россиянең әйдәп баручы каллиграфларының берсе Покрас Лампас «РАССВЕТ — ЗАКАТ — РАССВЕТ: Культура / Природа» дип аталган уникаль эшен тәкъдим итәчәк. Бу — таң ату һәм кояш баюның цикллы алмашынуыннан, VR форматында ясалган санлы каллиграфик скульптуралардан һәм «Кояш баю — Таң ату — Закат — Рассвет» текстын язу процессын видеодокументлаштырудан торган портал.
Моннан тыш, «ДәртФест»та «Әлиф» берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданының «Дөр» пластик спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльне хореографлар Марсель һәм Мария Нуриевлар, шулай ук күп төрле уен коралларында уйнаучы Сугдэр Лудуп, Эрик Марковский һәм Мелас Спиридон әзерләгән.
2023 елда «Дөр» перформансы «Алтын битлек» милли премиясенең биш номинациясендә билгеләп үтелде. Ул «заманча бию спектакле» буларак, шулай ук иҗат төркеменең барлык әгъзалары — балетмейстер-хореографлар, композиторлар, хатын-кыз һәм ир-ат рольләрен башкаручыларның хезмәте өчен бүләккә тәкъдим ителде.
Гадәттәгечә, «ДәртФест»та этно-маркет эшләячәк. Анда Татарстан Республикасының якынча 30 җитештерүчесе катнашачак. Алар кием һәм аксессуарлар, хәләл косметика, этник элементлар кулланып кулдан ясалган бизәнү әйберләре, интерьер предметлары һәм сувенирлар, китаплар тәкъдим итәчәк.
Шулай ук витраж техникасында рәсем ясау, күн эшкәртү, каллиграфия буенча мастер-классларда катнашырга, келәм техникасында брелок, чәй өчен үләннәрдән капчык ясарга, яулык бәйләргә өйрәнергә һәм хәтта өчпочмак пешерергә мөмкин була.
Балалар мәйданчыгында яшь коллективлар чыгыш ясаячак. Алар арасында «Әллүки» курайчылар студиясе, «Казан» һәм «Мәрҗән» бию ансамбльләре студияләре бар. Балалар филармониясе артистлары нашидлар һәм мөнәҗәтләр башкарачак. Биредә балаларны сабын куыклары шоуы һәм крио-шоу да көтә.
Лекторийда балалар тәрбиясе мәсьәләләре буенча «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин, психолог Гөлназ Әхмәтҗанова, хәйрия фонды директоры Ләйсән Ганиева һәм педагог-логопед Динара Фәйрушина фикер алышачак. Аннан соң традицион гаилә институтын саклау темасы буенча балалар өчен халыкара UMMALAND нәшриятының нигез салучыларның берсе Резедә Акчурина һәм язучы Хәйдәр Булгари белән фикер алышу узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестивальгә керү ирекле. Башлану вакыты — 13:00, тәмамлану вакыты — 21:00.
Фестиваль Yummy Music лейблы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз