news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел да Казан Кремлендә Tat Cult Fest фестивале үтәчәк

Яңа татар мәдәнияте фестивалендә җанлы чыгышлар, арт-объектлар, хореография, дизайн-маркет, балалар зонасы, фуд-корт һәм башкалар булыр дип көтелә.

Быел да Казан Кремлендә Tat Cult Fest фестивале үтәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Tat Cult Fest  яңа татар мәдәнияте фестивален оештыручылар программаның һедлайнерларын игълан итте. Фестиваль быел да 30 августта Казан Кремлендә үткәрелә.

Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале программасында утыздан артык җанлы чыгыш, арт-объектлар, хореография, дизайн-маркет, балалар зонасы, фуд-корт һәм башкалар бар.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәгә бүленгән. Зур сәхнәдә инди-фолктан алып рок һәм фанк-музыкага кадәр төрледән-төрле жанрларда уйнаучы зур төркемнәр чыгыш ясый. Кече сәхнәдә урбанистик музыка жанрлары яңгыраячак. Фестивальнең Электрон сәхнәсендә «әймбиент» тан алып техно жанрларына кадәр булачак.

Зур сәхнәнең үзенчәлекле һедлайнеры — «Татара — Евразия мирасы» татар-япон бию проекты. Ә электрон сәхнә һедлайнеры — Нина Кравитз лейблы резидентларыннан PTU техно-дуэты.

Фестиваль кысаларында 10 сынлы сәнгать объектыннан күргәзмә әзерләнә. Әлеге объектлар Казан Кремле территориясе буйлап урнаштырылачак. Фестиваль кунакларына, махсус гидны кулланып, әлеге объектларны табарга тәкъдим ителәчәк — бу Республика тарихы буенча үзенә күрә бер квест-тикшеренү.

Күпчелек музыкаль төркемнәр өчен Tat Cult Fest — озак вакытлы тәнәфестән соң беренче җанлы чыгышлары булачак. Тиздән фестивальнең тулы программасы игълан ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100