news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел дөньяда кызамык авыруы, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан

«Без вакцинага бәйле халык», — ди Россиянең баш инфекционисты Елена Малинникова.

Быел дөньяда кызамык авыруы, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан
архив tatar inform

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, быел кызамык авыруы, 2018 ел белән чагыштырганда, өч тапкырга диярлек арткан. Бу хакта бүген Казанда конференциядә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Елена Малинникова әйтте.

2019 елның җиде аенда кызамыкның 364 808 очрагы теркәлгән, 2018 елның шушы чорында 129 239 очрак булган. «2010 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе 2015 елда кызамыкны 4 регионда, шул исәптән Европада бетерү бурычы куйган иде. Тик 2018 елның гыйнварыннан декабрьгә кадәр кызамык белән Европада 82 596 кеше авырган. 72 үлем очрагы теркәлгән», — диде.

Россиядә исә узган елда 2539 кызамык очрагы булган, бу 100 мең кешегә 17,3 нисбәтендә. Елена Малинникова кызамык белән авырганнарның 83 проценты прививкасыз булганын әйтте. 2018 елда Россиядә кызамык, 2015 ел белән чагыштырганда, 4 тапкыр арткан. Чир илнең 67 төбәгендә теркәлгән, 2017 елда исемлектә 32 төбәк кенә булган. 22 субъект территориясендә 21 илдән 102 кызамык очрагы кертелгән.

52,9 проценты БДБ илләренә туры килгән. Аеруча Украинадан еш керүе күзәтелә. Кызамык бөтенләй теркәлмәгән 18 төбәк кенә калган, 2017 елда «чиста» 54 төбәк булган. «2018 елда йогышлы авырулар буенча вазгыять илдә киеренке кала», — дип саный илнең баш инфекционисты. 2015 ел белән чагыштырганда, бума ютәл (коклюш) 90 процентка кадәр, А гепатиты 25-30 процентка, энтеровирус инфекцияләр 70-80 процентка арткан.

«Безнең илдә зур курку юк, чөнки халык асылда прививкалы. Инфекция киңкүләм кузгалганчы, кызамыктан прививкалы балалар 98 проценттан артык иде. Шуңа бездә Германия, Украина, Грузиядәге кебек проблемалар юк. Әлегә без сакланган, ләкин шуны дәвам итмәсәк, прививкага каршылар вакцинация кирәкми дип сөрән салсалар, үлем очраклары булу да ихтимал», — ди Елена Малинникова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул, кызамыктан прививка булмаганда, балалар үлеме сәбәпләрендә беренче урында кызамык торганын искәртте. «Вакцинация ярдәмендә авырмый башлауга, ни өчен авырмаганыбызны онытабыз. Бу гаҗәп парадокс. Барысы да әйбәт булганда, халык никтер начар чакларны оныта. Без вакцинага бәйле халык. Аннан башка исән калып булмый», — диде баш белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100