Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Чирмешәннән 15 кеше хаҗ сәфәренә әзерләнә
Үткән ел да шулкадәр чирмешәнле изге сәфәрдә булып кайткан.
(Чирмешән, 24 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Быел Чирмешәннән 15 кеше хаҗ сәфәренә әзерләнә. Үткән ел да шулкадәр чирмешәнле изге сәфәрдә булып кайткан, дип яза җирле басма.
Быел Чирмешән, Югары Чегодай һәм Лашманнан – дүртәр, Югары Кәминкә, Кармыш һәм Туймәттән берәр кеше хаҗга әзерләнә.
-Алар төрле турлар буенча баралар, беренче төркем 4 августта юлга кузгалачак, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин. - Хаҗилар сәфәрдә 21 көн – бер ай булалар. Август ахырында алар кайта да башлый.
Хаҗга җыенучыларның бер-икесе генә үткән елларда сәфәрдә булучылар. Шуны исә тотып, Чирмешән мәчете алар өчен укулар оештырды. Үткән атнада дәресләргә сәфәр нечкәлекләрен өйрәнергә теләүче җиде чирмешәнле килгән.
-Алдагы атналарның пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә укулар тагын булачак, теләүчеләрне 18 сәгатьтә көтәбез, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов. - Без аларны сәфәргә ничек җыенырга, юлда һәм анда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз