news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Чаллының муниципаль хакимияте шәһәр яны автобуслары эшен көйләү хокукы алды

Автобусларның дача һәм коттедж бистәләренә, бакчачылык җәмгыятьләренә йөрү тәртибен һәм режимын муниципалитет билгеләячәк.

 (Чаллы, 2 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел Чаллының муниципаль хакимияте шәһәр яны автобуслары эшен көйләү хокукы алды. Автобусларның дача һәм коттедж бистәләренә, бакчачылык җәмгыятьләренә йөрү тәртибен һәм режимын муниципалитет билгеләячәк. Бу турыда шәһәр Башкарма комитетының хуҗалык һәм халыкны тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов хәбәр итте, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә Тукай районы белән маршрутлар кабатланмасын өчен килешүләр алып барыла. Яңа "юл картасы" зарури, чөнки автобуслар торак пунктларга да, бакчачылык җәмгыятьләренә дә йөриячәк, димәк, Тукай районы пассажир ташучылары үзләренең клиентларының бер өлешен югалтырга мөмкин. Бакчачылык җәмгыятьләре исә автобусның тулысынча тулуын тәэмин итә алмый.

Быел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны маршрутлары өчен 9 миллион сумлык субсидия бирүне хуплады. Моның өстенә ел саен Чаллының шәһәр яны бакчачылык ширкәтләренә кешеләр йөртүчеләргә 15 миллион сумлык субсидия дә бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100