Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Чаллыда Җиңү парады һәм Сабан туе булмаячак
Автокала башлыгы сүзләренчә, традицион бәйрәмнәрдән баш тарту коронавирус пандемиясе аркасында куркынычсызлык чараларын үтәү белән бәйле.
(Чаллы, 4 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Быел Чаллы шәһәре Сабан туе һәм Җиңү парады уздырудан баш тартты. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте.
Чаллы башлыгы әйтүенчә, традицион бәйрәмнәрдән баш тарту Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында куркынычсызлык чараларын үтә белән бәйле.
«Әлегә массакүләм чаралар уздыру өчен уңышлы вакыт түгел. Кешеләрнең иминлегенә өстенлек бирәбез, ә коронавируска бәйле вазгыять һаман да катлаулы булып кала. Шуңа күрә, без Мәскәүдә узачак Парадны караячакбыз. Ә Сабантуйны киләсе елга калдырабыз, без аңа әзерләнмибез», — диде Наил Мәһдиев.
Шул ук вакытта, Чаллы мэры традицион рәвештә августта уза торган Шәһәр көне һәм Республика көне үткәрелер дип өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз