news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел өч буалы туберкулез йоктырган

Әлеге чир белән район буенча 83 кеше исәптә тора.

(Буа, 25 март, "Татар-информ", "Байрак"). Буа район үзәк дәваханәсенең табиб-фтизиатры Сания Вәлиева белдерүенчә, әлеге чир белән район буенча 83 кеше исәптә тора, шуларның 5се балалар. Быел әлеге чир 3 кешедә барлыгы ачыкланган. Алар Казанга дәвалануга җибәрелгән, дип яза җирле басма.

Сания Равилевна белдерүенчә, туберкулез тырнак һәм чәчтән башка барлык органнарны зарарларга мөмкин, ди, Беренче чиратта - үпкәне. Шуңа күрә ул барлык буалыларны елга бер флюорография узарга чакыра. Моннан тыш аксымнарга бай ризыклар (ит, сөт ризыклары) ашарга, стресстан сакланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100