news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел бурычлары булган 280 мең Татарстан кешесе чит илгә чыга алмаган

Бүген Казан аэропортында приставлар полицейскийлар белән берлектә "Бурычлы" чарасын уздырды, аның кысаларында теләгән һәркем үзенең бурычларын тикшерде.

Быел бурычлары булган 280 мең Татарстан кешесе чит илгә чыга алмаган
УФССП России по РТ

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Быел бурычлы 280 мең Татарстан кешесе чит илгә чыга алмаган. Бу хакта Россия Суд приставы хезмәте федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова сөйләде.

Бүген "Казан" халыкара аэропортында суд приставлары Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә "Бурычлы" кисәтү чарасы уздырды. Теләгән һәркем онлайн режимда үз бурычларын белде, бурычларны ничек мөстәкыйль тикшерергә һәм түләргә һәм хәтта илдән чыгуны тыю яки тыелмау турында консультация алырга мөмкин иде.

Быел республикада яшәүче 280 мең кеше Россиядән читкә чыгуда чикләнде. Сүз уңаеннан, узган ел мондый бурычлылар 60 меңгә кимрәк иде - 218 мең сумнан бераз гына артык.

«Бүгенге көндә бурычлары түләнмәгән яки судларның башка карарларын үтәмәгән өчен 54 меңнән артык татарстанлы Россиядән читкә чыгуда чикләнгән», - дип сөйләде агентлыкка Лилия Хәлимова.

Идарәдә, әгәр бурыч 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу тыелуын искә төшерделәр. Әмма 10 мең сум бурычы булса да чит илгә ялга яки командировкага чыгармаган очраклар бар.

Суд приставлары чит илгә барырга планлаштырганда идарәнең рәсми сайтындагы бурычлар турында мәгълүматны тикшерергә киңәш итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100