news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы хәйрия эшчәнлегенә багышлана

Быел Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы хәйрия эшчәнлегенә багышлана
https://dumrt.ru/

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узды. Быелгы форум мөселманнар арасында хәйрия эшчәнлегенә багышлап үткәрелә. Форум 16-23 август көннәрендә Болгарда палаткалар шәһәрчегендә була.

Алып баручы сүзләренчә, форумда Индонезия, Мисыр, Бөек Британия һәм Россия шәһәрләреннән 18-30 яшьлек 130 мөселман катнаша.

«Татарстаныбызда 16 нчы тапкыр яшь мөселманнар форумы уздырыла. Быелгы форум Россия өммәте файдасына социаль проектлар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булдыруга юнәлтелгән, ягъни яшьләрнең фикерләрен тормышка ашыру һәм аларны берләштерү», – диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Фото: © Камилә Билалова

Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып торачак. Алар идея рәвешендә яки әзер проект булырга мөмкин, катнашучылар аны форум дәвамында үстерә, камилләштерә. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проект сайлап алыначак.

Фото: © Камилә Билалова

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин форумда бик күп мөмкинлекләр: тренинглар, лекцияләр, остазлар белән очрашулар, мастер-класслар һәм практикумнар, походлар һәм экскурсияләр, төрле спорт уеннары каралуын билгеләде. «Форумда алган белемнәрегезне киләчәктә куллана алырсыз, яңа танышлар табарсыз һәм вакытны күңелле итеп үткәрерсез», – дип, теләде ул.

«Социаль проектлау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтү - кешеләр белән эшләү, җәмгыятькә файда китерү - бик мөһим. Узган елдагы форумда катнашучыларның йөзен күрүемә бик шат. Алдагы елгы форум күңелле узды һәм яхшы идеяләргә бай булды. Әмма безнең өчен иң мөһиме - әлеге проектларның тормышка ашыру нәтиҗәсен күрү», – диде КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов.

Фото: © Камилә Билалова

Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде. Ул мөфтинең һәрвакыт теләктәшлек күрсәтүе һәм шундый проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге биргәнен искәртте. «Аның ярдәмендә без Хәмдәлл Сәфти, Абдуррәхим Ләкрим кебек дин белгечләрен чакыра алабыз. Форумга гаризалар бик күп килде. Без иң яхшы йөз идеяне сайлап алдык. Сез моңа җаваплы карарсыз һәм үз идеяләрегезне тормышка ашырырсыз», – дип, искәртте ул.

  • Җыенның төп спикеры - Мароккодагы ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды мөгаллиме, шәех Абдуррәхим Ләкрим.
  • Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100