Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумына делегатларны чакыруда үзгәрешләр булачак
Форумның быелгы җыенына тугыз йөз кеше чакырыла.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы, тарихчы Илнар Гарифуллин быел узачак җыенга делегатларны чакыруда үзгәрешләр булачагын әйтте.
«Элеккеге елларда кунакларны Татарстанның даими вәкиллекләре аша да чакыра идек. Алар аркылы иҗтимагый тормыштан читтә булган кешеләр дә килгәне булды. Быел даими вәкиллекләр аша чакырмыйбыз», - диде Илнар Гарифуллин «Интертат» электрон газетасына биргән интервьюда.
Форумның быелгы җыенына тугыз йөз кеше чакырыла. Соңгы мәртәбә ул шундый зур форматта 2018 елда үткән булган. Чара 28-30 августка планлаштырылган иде. Илнар Гарифуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә җыен сентябрь уртасына да күчерелергә мөмкин икәнен әйтте.
«Быел квоталарны төбәкләрдәге татар яшьләре оешмаларына бүлеп бирәбез. Татарлар күбрәк яшәгән төбәкләрдән күбрәк кеше чакырырга тырышабыз. Шуңа күрә Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Мәскәүдән катнашучылар күбрәк булачак. Татар яшьләре оешмасы булмаган төбәкләрдән делегатларны милли-мәдәни оешмалар аркылы чакырабыз», - диде Илнар Гарифуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз