news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Болгар ислам академиясе абитуриентларны яңа кагыйдәләр буенча кабул итә

Абитуриентларда үзәкләштерелгән дини оешмадан тәкъдим хаты булырга тиеш.

Быел Болгар ислам академиясе абитуриентларны яңа кагыйдәләр буенча кабул итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясендә быел абитуриентлар кабул итүдә яңалык кертелде. Бу хакта академиянең кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Ринат Нуриев хәбәр итте.

«Академиянең попечительлек советы утырышында һәр абитуриент кабул итү комиссиясенә укырга керүче кешенең яшәү урыны буенча үзәкләштерелгән дини оешмадан киңәш итү хаты булырга тиеш дигән карар кабул ителде», — дип сөйләде Ринат Нуриев.

Ул академиягә керү өчен югары белем кирәк булуын, гарәп телендә сөйләшү һәм әлеге телнең грамматикасын белү кирәклеген билгеләп үтте. «Безнең булачак студентларның традицион ислам өлкәсендә шәхси, фәнни һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру теләге зур булырга тиеш», — диде кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре.

Аның сүзләренчә, Болгар академиясенә керү өчен кереш сынаулар узарга кирәк. Аерым алганда, магистратурага керүчеләргә ислам фәннәрен белүгә тест тапшырырга һәм гарәп телендә диктант язарга кирәк. Моннан тыш, гарәп телендә әңгәмә дә каралган. Ә докторантурага керергә теләүчеләргә булачак докторлык диссертациясе темасына эссе язарга һәм аны укытучылар белән әңгәмәдә тикшерергә кирәк.

«Үзизоляция режимы игълан ителү белән, без шундук чаралар күрдек. Оператив рәвештә академия сайтында «Абитуриентның шәхси кабинеты» онлайн-сервисын эшләтеп җибәрделәр. Анда  укырга керә торган кеше өйдән чыкмыйча гына кабул итү комиссиясенә кирәкле документларын бирә ала», — диде Ринат Нуриев.

Бу сервисны bolgar.academy адресы буенча «Кабул итү кампаниясе» бүлегендә табарга була, аннары - «Абитуриентның шәхси кабинеты» дип дәвам итәргә, дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100