news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Болгар ислам академиясе абитуриентлардан 240 гариза алган

Бүген югары уку йортында 115 студент белем ала.

Быел Болгар ислам академиясе абитуриентлардан 240 гариза алган
архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Быел Болгар ислам академиясе абитуриентлардан 240 гариза алган. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда академия президенты Камил Исхаков сөйләде.

“Гаризалар күбрәк иде, бер урынга якынча 2-3 кеше. Без имтиханнарны “4”ле һәм “5”ле гә бирүчеләрне генә кабул иттек”, - диде Исхаков.

Бу уку йортына үзләре теләп гариза бирүчеләр килә, аларга “комсомол юлламасы” яки Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте юлламасы бирелми.

Исхаков сүзләренчә, хәзер академиядә 115 студент белем ала: беренче курста 58 кеше, икенче курста – 57.

Интервьюның тулы варианты sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак.

Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100