news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел «Бистә шәле» III республика фестивалендә катнашачак районнар саны арткан

«Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестивалендә быел 15 район катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия ⁠Кәримуллина хәбәр итте.

«Өч ел элек уйнап кына башланган фестиваль быел инде өченче тапкыр үтәчәк. Районыбызда булган кәсепне күрсәтү теләге шундый киң булды, күмәк көчне туплап, шушы эшкә тотындык. Беренче елны 12 районнан коллективлар килде. Узган елда 13 район катнашты. Быел әлегә 15 район катнашуы билгеле, 18 коллектив программага керде. 5 августка кадәр катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итәбез. Бүген – соңгы көн. Әле тагын өстәлергә мөмкиннәр», – диде Лилия ⁠Кәримуллина.

Аның сүзләренчә, катнашучылардан иң ерак район булып Ютазы исәпләнә. «Иң сөенечлесе – Оренбургтан да мастер-класс, сәүдә белән килергә теләүчеләр бар. Киләчәктә, бәлки, төбәкара фестиваль дә булыр дип өметләнәбез. Бу матур, затлы фестиваль, килгән һәркем кеше үзенә матурлык алып кайтып китә», – дип ассызыклады Балык Бистәсе хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире.

news_right_1
news_right_2
news_bot