news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел беренче тапкыр татфак студентларына диплом тапшыру премия форматында оештырылды

Тантанада махсус кунак – беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) катнашты.

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында дипломнар тапшырдылар. Быел аны “Алканат” премияләрен тапшыру тантанасы дип атадылар. 

Барлыгы 144 студент көндезге бүлекне тәмамлады, шуның 57се кызыл диплом һәм 87се зәңгәр диплом алды. Ә читтән торып белем алучылар арасында 2 кеше кызыл диплом, 16 кеше зәңгәр дипломга ия булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татаристика һәм Тюркология Югары мәктәбенең уку-укыту методикасы белгече Лилия Нурова хәбәр итте.

Тантананы институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде, чыгарылыш студентларына хәер-фатиха биреп, үзенең киңәш-теләкләрен юллады.

Кызыл диплом иясе Назлыгөл Вәлиева бүгенге көнне шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да дип саный. Түбән курс студентларына ул үзенең киңәшләрен бирде: “Тырышып укырга һәм шул ук вакытта актив тормыш алып барырга вакыт табарга онытмагыз, студент тормышы якты, матур хатирәләр белән истә кала. Биш ел эчендә минем белән бергә булган төркемдәшләремә, безгә төпле белем биргән мөгаллимнәребезгә чиксез рәхмәтлемен. Аларның акыллы, мәгънәле сүзләре тормышта ярдәм итәр”, – дигән өметтә кала ул.

Тантанага махсус кунак - иң популяр татар видеоблогеры, "Татар-малай" нигы белән танылган Ринат Галиәхмәтов чакырылган иде. Ул үзе укыган елларны искә төшереп, мондый  тантаналы чыгарылыш кичәләре бөтенләй булмавын әйтте. “Чыгарылыш студентларының диплом тапшыру кичәсен беренче тапкыр премия форматында оештырылуы, һичшиксез, күңелле бәйрәм буларак истә калачак. Мондый премияләрне фестиваль дәрәҗәсендә үткәрергә тәкъдим итәр идем. Элеккеге бетергән кешеләрне дә чакырып, аларны үрнәк итеп куярга кирәк”, – диде ул.

Оештыручыларның берсе - Альбина Вәлиева “Алканат” премиясенең тарихы турында сөйләп үтте: “Әлеге премия кичә генә студент статусында йөргәннәргә профессиональ белгеч булу, эшкә урнашып акча эшләү мөмкинлеген бирә. Чыгарылыш кичәсенә исемне бик озак уйладык. “Алканат” – ул студентларны канатландыручы, киләчәккә юл күрсәтүче, канат бирүче символ буларак күз алдыбызга килде”.

Ул Татар теле һәм татар әдәбияты юнәлеше буенча белем алгач, үзенең профессиясен татар теле белән бәйләргә уйлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100