news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел беренче тапкыр Татарстан халыкларының «Панорама» кинофестивале башланды

Фестиваль кысаларында 20 телдә фильмнар күрсәтелүе көтелә.

Быел беренче тапкыр Татарстан халыкларының «Панорама» кинофестивале башланды
Рамил Гали

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халыкара туган тел көне айлыгында быел беренче тапкыр Татарстан халыкларының «Панорама» кинофестивале старт алган.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальне «ТатарКино» оешмасы һәм Татарстан халыкларының дуслык йорты оештырганы турында әйтелде.

«Бу ике зур иҗтимагый оешма кушылып башкарган эш. Кинофестиваль ел буе барачак. Төрле илләрдән 20 тел вәкилләре катнашуы көтелә. Бу халыкларның телен, мәдәниятен, менталитетын белү өчен яңа мәйданчык булачак», — диде Татарстан халыкларының дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов.

Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта «ТатарКино» учреждениесе 15 районда тематик кино күрсәтү чаралары оештырганын әйтте. Бу Татарстан кинематографистлары фильмнары.

Аның сүзләренчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыгы 148 мәдәни чара планга кертелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot