Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел беренче кварталда “Татнефть” җәмгыяте 6 млн.377 мең тонна нефть чыгарган
Аның 45 проценты катламнарның нефть бирү сәләтен заманча ысулларны кулланып күтәрү исәбенә табылган
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Анда агымдагы елның узган 4 аенда компания бюджеты үтәлеше тикшерелеп, июнь ае бюджеты расланды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Агымдагы елның беренче кварталында “Татнефть” җәмгыяте 6 млн.377 мең тонна нефть чыгарган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 0,4 процентка югарырак. Планнан тыш 144 мең тонна “кара алтын” чыгарылган. Чыгарылган нефть күләменең 45 проценты катламнарның нефть бирү сәләтен заманча ысулларны кулланып күтәрү нәтиҗәсендә табылган.
Узган дүрт айда 76 яңа скважина кулланылышка кертелгән, алар ярдәмендә 16,7 мең тонна “кара алтын” табылган. Директорлар Советы утырышында билгеләп үтелгәнчә, гыйнвар-апрель айларында “Татнефть” продукция реализацияләүдән һәм экспорт пошлинасыннан 59,4 млрд. сумлык керем алган. Бу чорда баланс кереме исә 15,3 млрд. сум тәшкил итә. Инвестиция программасы нигезендә компания хисап чорында 2,7 млрд. сумлык капитал салулар үзләштергән.
Директорлар Советының бүгенге утырышында компания “Алабуга” махсус икътисади зонасында гамәлгә ашыра торган инвестиция проектлары да фикер алышуның төп темасы булган. “Татнефть” белән “Прайсс-Даймлер групп“ алман компаниясе тарафыннан төзелгән “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” уртак предприятиесе эшчәнлеге кысаларында, тигез шартларда автомобиль, суднолар, электр техникасы төзелешенңдә кулланылучы стеклоровинг (пыяла җепселләрдән) чыгару планлаштырыла. Бу производствоны оештыру беренче этапта 300 гә якын яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк.
Утырышта шулай ук “Татнефть”нең Россия төбәкләрендә (Самара, Оренбург, Ульяновски өлкәләрендә, Калмыкиядә, Ненец автономияле округында) алып барылган эшчәнлеге дә анализланган. Лицензияле участокларда алып барылган геологик разведка эшләре нәтиҗәсендә, Татарстаннан читтә 19 млн. тонна нефть, 35 млрд. кубометр газ запасы булган 11 ятма ачылган. “Татнефть”нең геологик разведка эшләре Россиядән читтә – Сирия һәм Ливиядә дә дәвам итә. “Әл Бу Камал Петролиум” уртак предприятиесе кысаларында Сириядә “Көньяк Кишма” ятмасын сәнәгый үзләштерү башланган. Быел биредә 26 мең тонна нефть чыгарылыр дип көтелә. “Татнефть”нең Ливиядәге филиалы эзләүләр алып барыла торган 3 скважина бораулауга ирешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз