news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел беренчел звенога биреләчәк акчага сырхауханәләрдә медицина җиһазлары яңартылачак

Быел сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноның модернизациясенә биреләчәк акчага сырхауханәләрдә медицина җиһазлары яңартылачак.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Министрлар Кабинетында хәбәр итте.

Быел 34 яңа объект төзү, 15 медицина оешмасын төзекләндерү, 17 берәмлек транспорт сатып алу ниятләнә. Акчаның бер өлеше медицина җиһазларын яңартуга тотылачак. Барлыгы 2,4 млрд сум акча юнәлдерелә.

Узган елда беренчел звеноны яңартуга якынча шул кадәр үк акча каралган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot