Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел беренче тапкыр «Каракүз» фестиваленең төп кунагы Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачак
Быел «Каракүз» этно-модерн фестивале бишенче тапкыр уза. Аның төп кунагы – Татарстанның атказанган җырчысы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин хәбәр итте.
«18 июль-3 август көннәрендә Әлмәткә фестивальгә килегез. Бишенче фестиваль сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә аеруча киң колачлы булачак. Быелгы яңалык: фестиваль амбассадоры Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачак. Мәдәният дөньясын кем тәкъдим итәр дигән сорау тугач, шунда ук Сәйдә булырга тиеш дип уйладым. Ул иң күркәм сыйфатларны үзенә алган. Фестиваль фәлсәфәсенә тәңгәл килердәй башка кешене күз алдына китерүе кыен да. Яшь булуына карамастан, халыкара аренада ирешкән уңышлары аның иң лаеклы кандидатура икәнен дәлилли», – диде Ренат Мамин.
Ул фестивальдә якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар булачагын әйтте. «Кемдер катнаша, кемдер тамашачы. Фестиваль аша мәдәни кодыбызны, кыйммәтләребезне күрсәтә алабыз. Быел мәйданчыклар санын арттырдык, барлыгы 18 мәйданчык оештырыла. Орган музыкасы фестивале дә булачак», – диде.
Ренат Мамин сүзләренчә, команда алдында җитди белем бирү программасын оештыру бурычы куелган. «Мастер-класслар, лекция, иҗат лабораторияләре үткәрелә. Гадәттә, фестиваль мәйданчыкларында музыкаль сәнгать өлкәсендә төрле проект идеяләре туа», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз