news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел бердәм дәүләт имтиханын 27 майдан 13 июньгә кадәр тапшырачаклар

Вакытыннан алда имтихан тапшыру 20 марттан 1 июльгә кадәр билгеләнгән.

Быел бердәм дәүләт имтиханын 27 майдан 13 июньгә кадәр тапшырачаклар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Быел чыгарлышы сыйныф укучылары 27 майдан 13 июньгә кадәр Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт раслаган боерык хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Документ нигезендә, 2019 елгы БДИның төп дулкыны 27 майда география һәм әдәбият фәненнән башланачак. 29 майда база һәм профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИ уза. 31 май - тарих һәм химия, 3 июньдә рус теле буенча имтихан булачак. Чит телләр 5, 7 һәм 8 июнь көннәрендә тапшырылачак.

Физика буенча имтихан 5 июньгә, җәмгыять белеме буенча - 10 июньгә, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) - 13 июньгә билгеләнгән.

Боерыкта вакытыннан алда тапшыру 20 марттан 1 июльгә кадәр узачак дип ачыклана.

Сентябрь аенда БДИ дулкыны түбәндәге срокларга планлаштырылган: 3 сентябрьдә - рус теле, 6 сентябрьдә - база дәрәҗәсендәге математика.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү тәртибе нигезендә, төп дулкын буенча начар нәтиҗәләргә карамастан, мәктәпне тәмамлау турында аттестат алырга планлаштыручыларга бу вакытта имтихан тапшырырга рөхсәт итәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100