Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Бердәм дәүләт имтиханы тестларына үзгәрешләр кертелде
“Бигрәк тә математикадан контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр күп кертелде”, - дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2010 елда йомгаклау аттестациясен уздыруга багышланган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов 11 нче сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүдәге яңалыклар белән таныштырды.
“Быел 4 предмет буенча контроль-үлчәү материалларының (КИМ) структурасы һәм эчтәлеге күпмедер дәрәҗәдә камилләштерелде. Бигрәк тә математикадан контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр күп кертелде. Шулай ук география, Россия тарихы һәм җәмгыять белеме предметлары да үзгәрешләргә дучар булды”, - дип хәбәр итте министр. Моңа узган елның сентябреннән бирле әзерлек алып барылганлыгын белдереп.
Аерым алганда, тестларда биремнәрнең саны киметелгән, берничә җаваптан дөрес җавапны сайлап алырга кирәк булган очраклар саны азайтылган. Шул ук вакытта иҗади якын килеп җавап бирергә кирәк булган биремнәр саны арткан.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова сүзләренчә, ел саен контроль-үлчәү материалларын камилләштерү буенча эш алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз