news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Башкортстанда Әлмирә Әдиятуллина тырышлыгы белән төзелә башлаган мәчет ачыла

Мәчет төзелешенә беренче взносны да Әлмирә Әдиятуллина үзе тапшырган булган.

Быел Башкортстанда Әлмирә Әдиятуллина тырышлыгы белән төзелә башлаган мәчет ачыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Октябрь аенда Башкортстанның Илеш районы Сәеткол авылында журналистика ветераны Әлмирә Әдиятуллина инициативасы белән төзелгән мәчет ачыла.

«2000нче елларда Татарстан авылларында мәчетләр сала башладылар, ә Башкортстанда андый әйбер юк иде. Шул вакытта апа авыл Сабан туенда чыгыш ясады. „Җәмәгать, безгә дин юлында булырга, үзебезнең төбәктә мәчет төзү турында уйларга кирәк“, — диде, һәм шунда ук төзелешкә дип беренче взнос та тапшырды. Мәчет салынды. Республика көнендә, 10-12 октябрь тирәсендә ул ачылачак», — дип сөйләде Әлмирә Әдиятуллинаның бертуганы Робис Гатиятуллин.

Әлмирә Әдиятуллинаның туганы Зимфира Ибраһимова мәчеткә йөрүчеләр дә булсын иде, дигән теләген белдерде.

Бүген «Ярдәм» мәчетендә журналистика ветераны Әлмирә Әдиятуллинаның кырыгына багышланган мәҗлес узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot