news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел «Балкыш» фестиваленең гала-концерты паркта була

Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуына багышлана.

Быел «Балкыш» фестиваленең гала-концерты паркта була
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 20 августта «Крылья Советов» паркында урнашкан мәйданчыкта ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VI Республика фестиваленең гала-концерты була. Аны Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә дә карап булачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуына багышланган, дип хәбәр итә ТР ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot