Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә акча җыюга кагылышлы шикаятьләр саны ике мәртәбә кимегән
57 шикаятьнең 14е дөреслеккә туры килгән
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 15 нче октябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы ел дәвамында Татарстанның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына республикада яшәүчеләрдән 296 мөрәҗәгать килгән. Шикаятьләрнең 57се коррупцион характерда булган. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Матбугат очрашуы белем бирү өлкәсендә коррупцияне профилактикалау эшенә йомгак ясауга багышланган иде.
Лариса Сулима сүзләренә караганда, урыннарга чыгып оештырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, 57 шикаятьнең 14е генә дөреслеккә туры килгән, 21 очракта ул өлешчә генә расланган, калган 22 очрак буенча мәгълүматның дөреслеге исбатланмаган.
Министр урынбасары әйтүенчә, быел Татарстанда яшәүчеләрдән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә акча җыюларга мөнәсәбәттә шикаятьләр саны ике тапкырга диярлек кимегән. 2013 нче елда департаментка ата-аналардан килеп ирешкән 252 мөрәҗәгатьнең 105е коррупция сыйфатларына ия булган. Урыннарга чыгып оештырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, коррупция күренешләре 25 очракта хакыйкатькә туры килгән, 40 очракта ул өлешчә генә расланган, 32 очракта мәгълүмат дөреслеге исбатланмаган.
Әйтергә кирәк, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан хокук яклау үзәге һәм үзләре эш башлап йөрүче ата-аналар коллективы белән дә хезмәттәшлек итә. 9-19 сентябрь көннәрендә үзәккә белем бирү оешмаларында акча җыюга карата 81 шикаять кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз