news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел бал кыйммәтләнәчәк

Умарталарны саклау өчен, кортларга ширбәт яки былтыргы калган балны ашата башлаганнар.

(Чаллы, 7 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Быел бал алтын бәясе торачак, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. 

Умартачылар пошаманда: яңгырлы һава торышы кортларга бал җыярга ирек бирми. Бал кортлары яңгырда оча алмыйлар, умартада хәлсез, авыру халәттә кояшлы көннәрне көтәләр. Хәзер нәкъ юкәнең, үсемлекләрнең чәчәк аткан чагы.

Актанышта күп еллар умарта тотучы Искәндәр "Мондый елның әле булганы юк иде, бал кортлары мескеннәр эшсезлектән, үзләре дә ач булудан интегәләр, болай булса, үлә башлаулары да бик мөмкин", - ди. Башкортстан умартачылары да балның быел бик аз булуына борчылалар, аларның кайберләре умарталарны саклау өчен кортларга ширбәт яки былтыргы калган балны ашата башлаган. Бал быелгы җәйдә Себердә әйбәт булачак, дигән фараз да бар. Анда 30 градуслы эссе көннәр тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot