news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе узачак

Бүген Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Азәрбайҗан Республикасына эш сәфәре вакытында «Ичеришехер» Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы идарәсе рәисе Руфат Нахид оглу Махмудов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Очрашу барышында Бакуның «Иске шәһәр» дигән тарихи урынында үтәчәк милли бәйрәм буенча оештыру эшләре турында сөйләшү алып барылды.

Әлеге очрашу вакытында шулай ук Татарстан һәм Азәрбайҗан арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының проектлары турында мәгьлүмат бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot