news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Байтирәк» проекты туй йолаларына багышлана

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары башланып китә. Бу турыда мэрия хәбәр итте.

2024 елда «Байтирәк» («Древо жизни») проекты Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында узачак. Горький исемендәге паркта Татарстан Республикасы җирле халыкларының туй йолалары һәм балачак йолаларына багышланган ике зур чара оештырыла.

«Байтирәк» мәгърифәти проектының беренче чарасы 3 июльдә 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта була. Чарада Казан халкы һәм шәһәр кунаклары татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башкортларның туй йолалары фрагментлары белән таныша алачак.

Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан фольклор коллективлар үзләренең туй йолалары программасы белән таныштыра. Бәйрәм кунаклары төрледән-төрле остахнәләрдә катнаша ала. Алар арасында: татарларның туй яулыкларын чигү, балчыктан күгәрчен формасында парлы фигуралар эшләү, керәшеннәрнең «тамакса» (түшлек), чуваш орнаменты белән савыт-саба, удмурт һәм мордва күкрәк бизәге, мари саклагычлары, ширкама ясау, агачка уеп бизәк төшерү, ир-ат билбавын үрү, башкорт яулыгы чигү һәм янчык ясау буенча мастер-класслар бар.

Кич дәвамында «ХХ һәм ХXI гасыр фотографлары күзлегеннән Идел буе халыкларының туй йолалары» фотокүргәзмәсе эшли. «Яучыда кунакта» интерактив мәйданчыгы ялгыз йөрәкләргә парларын табарга ярдәм итә. Бәйрәмнең иң яшь катнашучылары өчен махсус остаханәләр эшли, бәйрәмнең һәр кунагы истәлекле бүләк белән китә ала. Теләге булган һәркем татарларның «Кияү пәрәмәче»н әзерләү буенча мастер-класста катнаша һәм самавырдан үлән чәе белән сыйлана ала.

Туй йолаларына багышланган чара кияүләр һәм кәләшләр парады белән тәмамланыр дип планлаштырыла.

Концерт мәйданчыгында Казан шәһәренең «Риваять» төрки-татар этно-төркеме, Казан шәһәренең «Красная горка» ансамбле, Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы, Чабоксар шәһәренең «Уяв» халык фольклор ансамбле, Марий Эл Республикасы Куженер районының «Мурсескем» халык фольклор ансамбле, Ижевск шәһәренең «Азвесям» эксперименталь триосы, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты Мария Стуклова, Казан шәһәренең «Пизёлне» мордва халык фольклор ансамбле, Казан шәһәренең «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен халык фольклор ансамбле, Казан шәһәренең «Залесный» мәдәният үзәгенең «Аҡ тирәк» җыр театры һәм Түбән Кама шәһәренең курайчысы Гали Хәсәнов чыгыш ясаячак.

«Байтирәк» проекты 2022 елдан Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм мәрхүмнәр дөньясын – берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, рус, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларының һәм менталитетының аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул байтирәк, башкортларда – нәҫел ағасы, мариларда – тукымвож, удмуртларда – дунне писпу, мордваларда – шувто ине, чуашларда – пурнӑҫ йывӑҫҫи, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100