news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ике тапкырга азрак кеше катнаша

Узган елны, пандемия башлану сәбәпле, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үткәрелмәгән иде.

Быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ике тапкырга азрак кеше катнаша
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 31 март — 2 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы уздыра торган IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында кырык төбәктән 500 эшкуар катнашачак. Соңгы җыен белән чагыштырганда, быел катнашучылар саны ике тапкыр азрак.

«2019 елда 950 кеше җыелган иде, чикләүләр булу сәбәпле, быел 40 төбәктән биш йөз катнашучы чакырдык. Дүрт йөз кеше төбәкләрдән, ә йөз кеше Татарстан Республикасыннан булачак. Татарстанның барлык районнары да катнашачак», — дип сөйләде матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Аның сүзләренчә, төбәкләрдән, татар оешмаларыннан катнашучылар санын аттыруны сорап мөрәҗәгатьләр килә.

Җыенда биш дискуссион мәйданчыкта эшләү һәм, җирле эшмәкәрләрнең тәҗрибәсе белән таныштыру өчен, Тукай районына сәфәр каралган.

Узган елны, пандемия башлану сәбәпле, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үткәрелмәгән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot