news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел азык-төлеккә бәяләр сигез процентка артачак

Бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.

Быел азык-төлеккә бәяләр сигез процентка артачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 2019 елның беренче кварталында азык-төлеккә бәяләр сигез процентка артачак дип саный «Руспродсоюз» азык-төлек товарлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бу чорда бәяләр арту 8 процент, бәлки бераз күбрәк булыр дип көтәбез», — дигән «Руспродсоюз» вәкиле. Аның сүзләренә караганда, азык-төлеккә бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.

Бу хәл НДС кыйммәтләнү, Үзәк банкның төп ставкалары үзгәрү, хакимиятләр һәм нефтьчеләр арасында килешү һәм башка факторлар аркасында килеп чыга, дип билгеләп үтә «Руспродсоюз».

news_right_1
news_right_2
news_bot