news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Азнакай районында 81 бала дөньяга аваз салган

Аларның 49ы – малайлар, 32се – кыз балалар.

(Азнакай, 18 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Быел Азнакай районында 81 бала дөньяга аваз салган. Аларның 49ы – малайлар, 32се – кыз балалар. Сабыйларны тудыру йортыннан ук таныклыклары белән алып чыгалар. Аларның беренче документларын бу юлы ЗАГС бүлеге әти-әниләре, якыннарына тудыру бүлегендә үзләре илтеп, тантаналы төстә тапшырырга булды, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Азнакайлылар өчен истәлекле бу чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Сөләйманова, яшь әниләрнең оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, коллегалары да катнашты.

–Дөньяга сабый туу – әйтеп бетермәслек бәхет, – диде тантананы ачып ЗАГС бүлеге баш белгече Светлана Шакирова. – Сүз дә юк, бала үстерү зур җаваплылык, көч, тырышлык сорый. Әмма аның беренче адымнарын тою, әти, әни, әби, бабай дигән беренче сүзләрен ишетүдән дә куанычлырак ни бар?!

Нарасыен кулына алган Рәсил Шәриповның дулкынлануы йөзенә чыккан. Янәшәсендәге Тәслимәсе белән ике улына да әнә ничек ягымлы елмаеп карап куйды ул. 3 кило 400 булып туган 53 сантиметрлы өченче улларына бик матур – Сәмир исеме кушканнар. Регина Зәйниеваның да ай нуры, илһам дигәнне аңлаткан Айлин исемле кызчыгы шул чама булып туган.

–Сабыйларыгызны бары тик шатлык-сөенечләр генә кичереп, сәламәт, бәхетле итеп үстерергә язсын! – дигән теләкләр белән Гөлия Гасыйм кызы аларга туу турында таныклыклар һәм бүләкләр тапшырды.

Бүлекнең тантаналар бүлмәсенә сыймаслык булып җыелып килгән әби-бабайлар, туган-тумача да сырып алып, якыннарын котларга ашыкты, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100