news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,6 процентка күбрәк булыр дип фаразлана

2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 227,7 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә.

Быел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,6 процентка күбрәк булыр дип фаразлана
архив, Рамиль Гали

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,6 процентка күбрәк булыр дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтте.

Утырышта “Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында” ТР закон проекты буенча фикер алышу булды.

“2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 227,7 млрд сум булачак, яки үсеш 103,6 процент тәшкил итәчәк. Закон проектында фаразланган чорда авыл хуҗалыгы продукциясе ел саен 101, 9 процентка үсәр дип күзаллана, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә үсеш 102,1 процент булыр дип фаразлана”, - диде Олег Пелевин.

2019-2021 елларда агросәнәгать комплексында 15 районда сөтчелек комплекслары төзелеше планлаштырыла.

Быел гыйнвар-август айларында Татарстанда тулай төбәк продукты күләме 1 трлн 617, 6 млрд сум булган. Үсеш темпы 100,8 процент. Тулаем 2019 ел буенча тулай төбәк продукт 2 трлн 552 млрд сум, үсеш темпы 101,3 процент күләмендә фаразлана.

Сәнәгать производствосы күләме 1 трлн 870 млн сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы индексы 101,5 проценттан гыйбарәт. “2020-2024 елларда икътисади активлык үсеше эшкәртүче тармакларда сәнәгать җитештерүчәнлеге күлмәнәре арту хисабына тәэмин ителәчәк”, - диде Пелевин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100