Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел августта Татарстанда үлүчеләр саны арткан
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы айда республикада 4254 кеше вафат булган.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның август аенда үлем-китем очраклары арткан. Росстат шундый мәгълүматлар китерә.
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы айда республикада 4254 кеше вафат булган. Бу узган елгы күрсәткечләргә караганда 701 очракка күбрәк – 2019 елның августында 3553 үлем очрагы теркәлгән иде.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Башкортстанда (751) әлеге күрсәткечләрнең аеруча нык артуы теркәлгән.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан алып Татарстанда инсульт һәм инфаркттан үлүчеләр саны арткан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз