news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел август ахырында Казанда джиу-джитсу буенча Дөнья кубогы узачак

Беренчел фаразлар буенча, спорт бәйгесе шәһәр һәм республика көне билгеләп үтелгәндә булачак.

Быел август ахырында Казанда джиу-джитсу буенча Дөнья кубогы узачак

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елның август ае ахырында Казанда джиу-джитсу буенча Дөнья кубогы узар дип көтелә.

Татар спорт берлеге Казан турында ролигы әзерләгән, ул Халыкара джиу-джитсу федерациясе вәкилләренә ошаган. Казан исеменнән джиу-джитсу буенча дөнья Кубогы этабын теләсә кайсы вакытта уздырырга әзер булулары турында гариза да юллаганнар. Федерация Казанда дөнья Кубогы этабын үткәрергә ризалык биргән.

«Без турнирны якын арада уздырырга әзер идек, әмма федерация турнирны җылы вакытта үткәрүне кулай күрде. Хәзер ярышларны август ахырында, шәһәр һәм республика көне уңаеннан „Ак барс“ көрәш сараенда үткәрү планлаштырыла», — диде Татар спорт берлеге җитәкчесе Марат Капкаев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Элегрәк «Татар-информ» UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдиновның катнаш көрәштә (MMA) түбәтәй киеп чыгыш ясарга теләве турында язган иде.



Галерея: Татарстанда катнаш көрәш сәнгатен үстерүгә багышланган матбугат очрашуы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100