news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел архивларда кыйммәтле документларның электрон вариантын эшләү буенча зур эш башлана

Кадрлар һәм компьютер техникасының җитмәве эшне тоткарларга мөмкин

Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Архив эшен мәгълүматлаштыру алдагы елларда Татарстанның архив хезмәте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып кала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең коллегия утырышында идарә җитәкчесе Данил Ибраһимов сөйләде.ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырыш узган ел йомгакларына һәм 2010 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.


“Заман технологияләрен куллану архивларга эшләрен тагын да нәтиҗәле оештырып, архив мәгълүмат киңлеге булдыруга ярдәм итә”, - ди идарә җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, бүген республикадагы дәүләт һәм муниципаль архивларда актив рәвештә заманча мәгълүмат технологияләрен кертү бара, электрон мәгълүмат базасы төзелә. Шул рәвешле, дәүләт архивлары хәзер, нигездә, архив документлары хисабын автоматлаштырылган режимда алып баруга күчкән. “Хәзер архив фонды дигән программа комплексының 4 нче версиясен кертү бара. Ул илдә архив фонды документларының үзәкләштерелгән хисабын алып баруга хезмәт итәргә тиеш. Быел әлеге версияне кулланылышка кертүне тәмамлау бурычын куябыз”, -ди Данил Ибраһимов.

2010 елда кәгазьдәге архив документларының электрон вариантын эшләү дә дәвам итәчәк. Данил Ибраһимов сүзләренә караганда, дәүләт архивларында бу эш планлы рәвештә алып барыла. Быел дәүләт архивларында аеруча кыйммәтле документлар һәм исемлекләрнең электрон варианларын булдыру буенча күләмле эшләр башланачак.

Билгеле булганча, 2009 елда тәҗрибә проекты кысаларында ТР Милли архивындагы аеруча кыйммәтле документларның электрон вариантын булдыру эшенә керешкәннәр иде. Данил Ибраһимов әзерлекле кадрлар һәм техника җитмәү сәбәпле, әлегә эшләрнең акрын баруына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, республиканың 2 эре архивына, мәсәлән, нибары бер югары тизлекле сканер хезмәт күрсәтә. Ә документларның электрон күчермәләрен булдыру өчен бу архивларга кимендә 3-4 сканер кирәк.

Архив эшендә мәгълүмат технологияләрен тулы көченә куллану матди-техник базаны ныгытудан башка була алмый. Данил Ибраһимов сүзләренә караганда, хәзер республиканың дәүләт архивларында 135 компьютер исәпләнә. Узган ел ТР Мәгълүмат технлогияләре үзәге дәүләт архивлары өчен 14 компьютер сатып алган. Идарә җитәкчесе бүгенге шартларда эшләү өчен архивларның техника белән тәэмин ителеше җитәрлек түгел дип саный. Бердән, электрон вариантка күчерү эшләре бара, икенчедән, архив документлары соратып мөрәҗәгать итүләр саны елдан-ел берничә тапкырга арта.
Мәгълүмат технологияләрен архив тармагында куллануны Интернет челтәреннән дә башка күзаллап булмый. Бүген “ТР архив хезмәте” сайты кулланучылар өчен киңкырлы мәгълүмат чыганагы санала. Статистик мәгълүматларга караганда, узган ел бу сайтка 948 мең 300 кулланучы мөрәҗәгать иткән. Бу, 2008 елга караганда, 300 меңгә артыграк. Сайтка мөрәҗәгать итүчеләрнең төп өлеше Россиядән, 20 проценты- БДБ илләре, 10 проценты ерак чит илләр вәкилләре (Алмания, Канада һәм АКШ).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100