Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Арчада 4 йортны ныклап төзекләндерү планлаштырыла
Төзекләндерү эшләренә барлыгы 11,2 миллион сум акча каралган
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быел Арча муниципаль районында дүрт йортны ныклап төзекләндерү планлаштырыла. Жуков урамындагы 7нче йортны “Арча МСО”сы, балык хуҗалыгы территориясендәге күп фатирлы йортны, Октябрь урамындагы 17нче йортны “СтройСервис”, Горький урамындагы 30нчы йортны “Водоканал–Сервис” ширкәтләре төзекләндерәчәк. Барысы 11,2 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш.
Әлеге йортларның түбәләре калай белән ябыла, фасадлары, керү ишекләре яңартыла, электр исәпләгечләре алыштырыла, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз