news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Алтын каләм» фестивалендә катнашучылар саны арткан

«Алтын каләм» фестивалендә ачыкланган ике гран-при иясе КФУга бушлай укырга керәчәк.

Быел «Алтын каләм» фестивалендә катнашучылар саны арткан
Рамил Гали

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Быел «Алтын каләм» фестивалендә 170 кеше катнаша. Узган елны 50 кешегә кимрәк булган.

Быел 23 июльдән 27 июльгә кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестивале узачак. Анда 170 яшь журналистның (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашуы көтелә. Катнашучыларның яше уннан егермегә кадәр.

«Алтын каләм» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булганча, фестивальдә ике кешегә гран-при биреләчәк. Алар КФУда «Журналистика» яисә «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча бушлай уку мөмкинлеген алачак. Берсе — татар, икенчесе рус журналистикасына керә.

Фестивальне Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТР иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте оештыра.

«„Алтын каләм“ фестивале катнашучыларда мәктәп яшеннән башлап журналистикага карата кызыксыну уятырга ярдәм итә», — диде Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. Шулай ук ул «Алтын каләм»нең актив катнашучылары шушы юнәлештә үсүләрен дәвам итүләрен әйтте.

«Иң мөһиме, „Алтын каләм“ фестивале балаларга, яшүсмерләргә журналистика өлкәсе аңа кызыкмы, кирәкме икәнен аңларга мөмкинлек бирә. Бөтен кеше дә шушы дулкынга кушылырга әзер түгел. Барсыннан да журналист чыкмаса да, монда алган белем-күнекмләр катнашучыларга киләчәк тормышта кирәк булачак», — диде үзе дә дүрт тапкыр фестивальдә катнашкан «Ватаным Татарстан» журналисты Чулпан Гарифуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100