news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел “Алтын каләм” фестиваленә видеоблогинг юнәлеше кертелә

Республикакүләм “Алтын каләм” фестивале 1996 елдан бирле мәктәп укучылары арасында уза.

Быел “Алтын каләм” фестиваленә видеоблогинг юнәлеше кертелә
Султан Исхаков

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Быел республикакүләм дәрәҗәдә уза торган “Алтын каләм” фестиваленең форматы һәм эчтәлегенә үзгәрешләр кертелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сөйләде.

“Фестивальдә традицион журналистика кагыйдәләре калачак. Быел катнашучыларны җиде төрле юнәлештә эш көтәчәк. Татар һәм рус телләрендә язма журналистика, телевидение, мультимедиа, дизайн-верстка, радио, фото журналистика, видео-блогинг”, - диде Алла Абросимова.

Видео-блогинг дип аталган яңа юнәлеш буенча катнашучылар җиде көн дәвамында барлык булган мәгълүматны трансляцияләп барачак. Мультимедиа юнәлеше буенча Россиянең Журналистлар Союзы сәркатибе Роман Серебрянов чакырылачак. Ул “Алтын каләм” фесиваленә дүртенче тапкыр килә.

“Быел “Алтын каләм” фестивалендә катнашучылар биш тема буенча эшләячәк.

Эшче һөнәр елы буларак “Ворлдскилз”хәрәкәте, ТАССРга 100 ел булу, 2019 – Россиядә театр елы, Дәүләт яшьләр икътисадына 25 ел булу уңаеннан биш тема сайланган”, - диде Алла Абросимова. 

  • “Алтын каләм” – Республикакүләм фестиваль. 1996 елдан бирле мәктәп укучылары арасында уза. 10-18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Бу фестивальдә алар үзләрен журналистика һөнәрендә сынап карыйлар, үзләренә яңа тәҗрибә туплыйлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100