Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел алты айда Татарстан халкына 55 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән
Алексей Песошин электрон дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту буенча утырыш үткәрде.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикада «Ачык Татарстан» проектын тормышка ашыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча идарәара эшче төркемнең утырышы узды. Чара Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин рәислегендә үтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошин кереш сүзендә белдергәнчә, электрон рәвештә хезмәт күрсәтү аннан файдалануны шактый арттыра, дәүләт һәм гражданнарның вакыт, финанс чыгымнарын киметә.
«Бүген республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында 240 хезмәт һәм сервис бар. 2017 елның беренче ярты еллыгында Татарстан халкына электрон рәвештә 55 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. 2016 ел белән чагыштырганда 41 процентка үсеш күзәтелә», – дип хәбәр итте ул.
Татарстан вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, республика халкы арасында иң популяр сервис – “Электрон көндәлек” һәм “Табибка язылу”. 2017 елның гыйнвар-июнь аралыгында ата-аналар 19,1 миллион тапкыр балаларының билгеләрен караган, ә табибка республика халкы портал аша 6,9 миллион тапкыр язылган.
Министр белдерүенчә, 2017 елда табибка язылу, шулай ук халыкны социаль яклау өлкәсендәге хезмәтләрне оптимизацияләү буенча зур эш башкарылган. Хәзерге вакытта төзелеш өлкәсе, балалар бакчасына чиратка басуга гариза бирү, архив белешмәләре һәм ауга рөхсәт алу буенча хезмәтләр камилләштерелә.
Роман Шәйхетдинов шулай ук респубиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында санлы икътисад» төбәк дәүләт программасы эшләнә башлаганлыгын хәбәр итте. Программага 9 юнәлеш керәчәк, алар арасында – дәүләт идарәсе, мәгълүмати инфраструктура, дәүләт хезмәтләре, сәламәтлек саклау һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз