news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачыла

2025 ел ахырына кадәр Әлмәттә ясле төркемнәре дә булган яңа балалар бакчасы ачыла. Учреждение 164 балага исәпләнгән, ә бинаның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артып китәчәк.

Бина мәктәпкәчә белем бирүгә заманча таләпләрне исәпкә алып проектлана. Барлыгы, иң кечкенәләр өчен ясле төркемнәрен дә кертеп, тулы көнлек сигез төркем оештырылачак. Аларның һәркайсында уен, йокы, санитария бүлмәләре, буфет каралган. Шулай ук балалар бакчасында физкультура өчен аерым зал һәм чаралар үткәрү өчен актлар залы барлыкка киләчәк.

Объект төзелешен Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова контрольгә алган. Ул проектны гамәлгә ашыруның агымдагы этапларын бәяләү өчен объектта булды. Район матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, хәзер эчке бизәкләү эшләре алып барыла, якындагы атналарда төзүчеләр территорияне төзекләндерүгә һәм балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыруга керешәчәк.

«Балалар бакчасы - үсеп килүче микрорайонда уңайлы шартлар тудыручы мөһим социаль объект», - дип искәртте Хәбетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot