news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Әлмәттә 3,5 меңнән артык укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак

Уку елы тәмамланып килә һәм тиздән Әлмәтнең барлык мәктәпләрендә дә көтеп алынган соңгы кыңгырау яңгыраячак. Быел бу дулкынландыргыч мизгелне 24 майда Әлмәтнең 3,5 меңнән артык укучысы кичерәчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Соңгы кыңгырау 11нче сыйныфның 852 укучысы һәм 9нчы сыйныфның 2669 укучысы өчен яңгыраячак. Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньгә планлаштырылган. Калган укучылар өчен соңгы кыңгырау — җәйге каникулларның башы, алар вакытында балалар ял итәчәк һәм яңа уку елы өчен көч җыячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot