news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Алабуга урамнарын 34 меңнән артык чәчәк бизәп торачак

Быел Алабуга урамнарын 34 меңнән артык чәчәк бизәп торачак. Паркларда, скверларда һәм мәйданнарда петуния, кохия, цинерария, пеларгония, бәрхет чәчәкләре хуш исләрен таратачак. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Бу инде традицион күренеш. Ә менә «Павлин» топиары (куаклы скульптура) янында өр-яңа үсемлек — канна чәчәкләрен утырттылар. Төрле төсле чәчәкләр Ленин һәм Хәтер мәйданын, Тынычлык проспекты һәм Яшьләр урамы киселешендә Үзәк базар һәм сәгать янындагы территорияне, «Мираж» сәүдә үзәге янындагы Нечаев урамын, «Күбәләк» чәчәк бакчасын һәм Арысланнар скверындагы чәчәк бакчасын бизәячәк.

Бу мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль планлаштыру бүлеге башлыгы Альбина Хөснетдинова җиткерде. Меңьеллык, Казан, М. Горький, Мәскәү, Тукай урамнары буенча күперләрдә һәм Нефтьчеләр проспекты буенча күпердә эленеп торган конструкцияләр куелган.

Моннан тыш, бераз соңрак шәһәрдә куаклар утыртылачак. Бу туя, япон спиреялары, барбарислар. Алар Тынычлык проспекты һәм Арысланнар скверын бизәп торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100