news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел “Алабуга” МИЗ резидентлары саны 4 компания белән тулыланырга мөмкин
Махсус икътисади зонаның потенциаль инвесторлары белән производстволарын урнаштыру буенча сөйләшүләр дәвам итә
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). “Алабуга” махсус икътисади зонасының перспективалары резидент-компанияләр үсешенә бәйләнгән. Хәзерге вакытта биредә 9 резидент теркәлгән. Алар – “Соллерс -Алабуга” ҖЧҖ, “Северстальавто-ИСУЗУ”, “Полиматиз” ЯАҖ, “Роквул-Волга”, “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно”, “Эр Ликид Алабуга” ҖЧҖ, “Акульчев-Алабуга”, “Септал” ҖЧҖ, “Инженерлык җиһазлары заводы” ЯАҖ. Шуларның беренче өчесе актив җитештерү-хуҗалык эшчәнлеген алып бара. Махсус икътисади зона ачылган көннән бүгенгәчә аның территориясендә 15 мдрд. сумнан артык продукция җитештерелгән, шуның 7,6 млрд. сумга якыны 2009 елга туры килә. Биредә 1,7 меңгә якын эш урыны булдырылган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга барлыгы 700 млн. сумнан артык түләүләр күчерелгән.
Быел әлеге җитештерү мәйданы территориясендә “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖ производствосын эшләтеп җибәрү ниятләнә. Ул “Татнефть” ААҖ белән Алманиянең пыяла җепселләр җитештерүче Preiss-Daimler компаниясенең уртак предприятиесе. Быел “Алабуга” мәйданында “Эр Ликид Алабуга” ҖЧҖ производствосын ачу да ниятләнә (Техник һәм медицина газларын җитештерүдә дөнья лидеры Air Liquide компаниясенең бүлендек предприятиесе).
Бүгенге көндә махсус икътисади зонаның потенциаль инвесторлары белән производстволарын урнаштыру буенча сөйләшүләр дәвам итә. 2010 елда биредә тагын 4 компания теркәлергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2