news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Актаныш Сабан туена милли баш киемнәреннән генә кертәчәкләр

Оештыручылар кунакларны түбәтәй һәм калфаклардан килергә чакыра.

Быел Актаныш Сабан туена милли баш киемнәреннән генә кертәчәкләр
Михаил Захаров

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Быел Актаныш Сабан туе бик үзенчәлекле форматта үтәчәк, бәйрәмгә кунакларны бары тик милли баш киемнәреннән генә кертәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Актаныш Сабан туеның оештыручысы Булат Шәйхрәзиев хәбәр итте.

  • Актанышта Сабан туе 17 июньдә узачак.

Сабан туеның оештыручысы, Булат Шәйхрәзиев, калфакларның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр дигән фикерен җиткерде. “Тормышыбызда калфактан, түбәтәйдән йөрү күркәм гадәткә әйләнсен иде, аны киләчәктә дә дәвам итмәкче булабыз. Сабан туенда да милләтебез бизәкләре бердәмлек һәм бергәлекне чагылдырачак. Милләтебезне таныта торган әлеге киемнәрне Сабан туенда да сатып алырга мөмкин булачак”, - диде ул.

Ә 16 июньдә кичке авыл Сабан туе булачак. Һәр килгән кешегә дә уеннарда, ярышларда, бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бар. Шулай ук җырларга да, биергә дә, гармунда уйнарга була. Кунакларны авылның яшәүчеләре, фермерлары, осталары белән таныштырачаклар, татарларның “Швейцария авыллары”нда яшәүләре турында сөйләнеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100