news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Актаныш районы юлларын төзекләндерү өчен 1 млрд сум тотылган

Быел Актаныш районы юлларын төзекләндерү өчен 1 млрд сум тотылган
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкә авыл җирлеге халкы белән очрашты. Һәр җирлекнең үз зары, үз проблемалары. Биредә хәл ителәсе төп мәсьәләләрнең берсе - юл. Быел районда юллар төзелешенә генә 1 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде. Ул Актаныш өчен рекордлы сумма. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Төзелеш барган М7 юлына, авыл янында урнашкан карьердан ком-балчык ташыган зур йөк машиналары юлларга тузан кундырмый. Аз гына яңгыр яудымы, юллар газапка әйләнә.

Суыксу, Адай, Уръяды авыллары арасында юл ясау күптәннән планда булганын искәртте район башлыгы. Әмма бүгенге көндә, олы юлда гөрләп төзелеш барган чорда, акчаны җилгә очыруга тиң булыр иде ул. «Карьердан ком ташу тиздән туктаячак, яңа юлны шуннан соң гына салачакбыз. Бу эшләр республика хакимияте тарафыннан да расланган. Төзелеш эшләре җиңеләйгәнен көтәбез. Юл булачак», - дип ассызыклады Ленар Зарипов.

Әлегә Күҗәкә авылының бер урамында асфальт җәю эшләре башланып китте инде. Соңармый, үзәк урам белән тоташып башка авылларга да килеп җитәчәк ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100