news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Аксубайда 300 дән артык бала укырга керәчәк

Районның беренче сыйныфка баручыларының 50 дән артыгы күп балалы гаиләләрдән

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быел Аксубай районында көн күрүче гаиләләрдән беренче сыйныфка 300дән артык бала юл тотачак. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителә.
Бу балаларның бер өлеше аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Алар өчен менә инде ничәнче ел рәттән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уздырыла. Районда бу категориягә эләгүче балалар 50дән артык күпбалалы һәм 5 бик үк әйбәт иминлекле дип саналмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. Андыйлар өчен укырга керү кирәк-яракларын җыешырга чит-ятлар ярдәм итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot