news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел җәен Казанда 22 меңнән артык укучы мәктәп яны лагерьләрендә ял итәчәк

Быел җәен Казанда 22 меңнән артык укучы мәктәп яны лагерьләрендә ял итәчәк

Казанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланды. 26 июньгә кадәр 160 мәгариф учреждениесе базасында мәктәп яны лагерьләре эшләячәк. Аларда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 22,5 меңгә якын бала ял итәчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Эшләүче әти-әниләр өчен уңайлы булсын өчен, балаларны иртәнге 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр кабул итә торган дежур төркемнәр оештырылган. Смена 21 көн дәвам итә. Юллама бәясе әти-әниләр өчен 920 сум тәшкил итә. Тулы бәясе – 6,1 мең сум. Калган сумма Татарстан бюджеты хисабына түләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен лагерьләрдә ял итү бушлай.

Каникул алдыннан шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт автоинспекциясе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә профилактик инструктажлар һәм Иминлек көннәре үткәрелде.

Моннан тыш, җәйге чорда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен хезмәт бригадалары оештырыла. Быел 689 укучы беренче хезмәт тәҗрибәсен ала алачак. Алар мәгариф учреждениеләре территорияләрен җыештыру белән шөгыльләнәчәк. Смена 13 көн дәвам итәчәк. Балалар көненә өч сәгатьтән алып биш сәгатькә кадәр эшләячәк.

Яшүсмерләргә эшләгән өчен хезмәт хакы түләнәчәк: 14-15 яшьлек укучыларга – 9 мең сумнан артык, ә 16-17 яшьлекләргә – 10 мең сумнан артык. Хезмәт бригадаларына язылу өчең сыйныф җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot