news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел җәен Казан халкын җырлату буенча аерым бер проект тормышка ашырыла башлый

Быел җәен Казан халкын җырлату буенча аерым бер проект тормышка ашырыла башлый
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты халыкны күмәк биетү максатын күздә тотса, җырлату буенча да аерым бер проект тормышка ашырыла башлый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, Казан халкын җырлатуга кагылышлы сорау яңгырагач, шушы ниятне чынга ашыру карарына килгәннәр.

«Быел айга бер генә тапкыр булса да Казан халкын җырлатырга булдык. Булат Шәймиевне куратор итеп чакырдык. Гармунга да, яшьләрчә гитарага да җырлату ниятләнә. Финанслар билгеләнмәде. Үз көчебез белән үткәреп карыйбыз. Әгәр ихтыяҗ булса, халык килсә, сораса, киләсе елга «Хәрәкәттә – бәрәкәт» кебек үткәрергә планлаштырабыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Бу чарага әллә ни күп кеше җыю максаты тормый. «Халыкчанрак булсын өчен беренче очрашуны гармунда башларбыз инде. 70-80-90 еллар балаларына кызыклы формат булыр дип уйлыйбыз», – дип әйтте Казан башлыгы урынбасары.

Хәзерге вакытта җырлау чарасын уздыру өчен өч урын каралган, сайлап алынгач, төгәлрәк мәгълүмат җиткереләчәк.

Сүз уңаеннан, Гүзәл Сәгыйтова Казанның Парк һәм скверлар дирекциясе елга бер тапкыр Черек күлдә халыкчан караоке оештырыуын искәртте. «Анда халык хоры форматында татар җырларына да урын биреләчәк», – дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot