Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел җәен җәмәгатьчелекне парклар төзеклеген тәэмин итүдә катнашырга чакыралар
Парк һәм скверларда тәртип булсын, алар тагын да ямьләнсен өчен, җәмәгатьчелекне дә төрле эшләрдә катнашырга чакыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанда җәй» проектына багышланган матбугат конференциясендә Казанның Парк һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
«Без үз куллары белән булышырга теләгән барлык кешеләрне – шәһәр халкын, туристларны, җәмәгать киңлекләре пөхтә, төзек булып калсын өчен, «Парк геройлары» проектында катнашырга чакырабыз. Барлыгы дүрт паркта оештырыла. Һәр эшкә аерым волонтерлар группасы җыябыз, социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз. Узган шимбәдә генә җиде кеше беренче акциядә катнашып, шактый эш башкарды, аларга бик зур рәхмәт», – диде Айгөл Латыйпова.
Ул Казанда былтыр ачылган «Елмай» паркына аерым тукталды. Анда җәй көне 150 чара үткәрергә җыеналар. «Паркта көн саен 20 мең кеше ял итә, ял көннәрендә 40 меңгә җитә. Безнең «Гаилә төзелеше» проекты бар. «Елмай» паркында өч көн кулга чүкеч, кадаклар тотып, кояштан каплану өчен, павильон төзергә була», – дип белдерде дирекция җитәкчесе. Ул, шулай ук, «Елмай» паркында «Ата-аналар нәрсә турында сөйли» клубы – балаларны тәрбияләү тәҗрибәсе буенча ата-аналар өчен тематик очрашулар узуын әйтте.
Айгөл Латыйпова Казан паркларында өч айда 600дән артык чара планлаштырылганын әйтте. Кичә, 1нче июньдә генә дә, 17 чара үткән.
Дирекция җитәкчесе «Татарстанда җәй» платформасы (leto2025.tatar сайты) әһәмиятен билгеләп узды. «Барлык мәгълүмат барып җитмәскә мөмкин, шуңа күрә сайт файдалы ресурс булыр, анда һәркем үз ихтыяҗын канәгатьләндерә алырлык теләгән чарасын табып, шунда бара алыр дип ышанабыз», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз