Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Әдәби Сабан туе Апас районында узачак
Кичә, 11 июльдә, «Әдәби көрәш»нең онлайн туры башланды. Ул 25 июльгә кадәр үткәреләчәк.
«2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) 16шар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар Әдәби көрәшнең II этабында - 11 августта Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда «бил алышачак», - дип хәбәр итә Татарстан язучылар берлегенең матбугат үзәге.
26-30 июль аралыгында Татарстан Язучылар берлеге бинасында жюри әгъзалары җыелышып әдәби көрәшчеләрнең видеоязмалары белән танышачак һәм һәр категориядә 16 финалистны сайлап алачак. Яшь категорияләре: 18 яшькә кадәр, һәм 18+.
Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан – 8, 8 финалисттан – 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз